Һәр бала бүләк алды
Инвалидлар декадасы кысаларында 2020 елның 7 декабрендә Әгерҗенең «Талантлар салават күпере» балалар иҗат йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара узды.
«Фантазия дөньясы» берләшмәсе укучылары (җитәкчесе Коробейникова Э.А.) һәм педагог – оештыручылар Г. К. Андерсенның «Кар патшабикәсе» әкияте персонажлары белән мавыктыргыч сценарий әзерләделәр, дип хәбәр итә Лариса Сорокина.
Балалар бик теләп әкияттәге Кар патшабикәсе биремнәрен үтәделәр, биеделәр, «кар атышып» уйнадылар, табышмакларга җавап эзләделәр һәм җырладылар. Патшабикәнең карлы салкын йөрәге эреде.
Чара ахырында һәр бала декоратив-гамәли сәнгать төркемнәрендә укучылар кулы белән ясалган грамота һәм бүләк алды, шулай ук әкият персонажлары белән фотога төште.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев