Узып киткән ел пенсия системасына нинди яңалыклар алып килде? 2016 елда нинди үзгәрешләр булачак? Пенсия фонды идарәсенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында сүз, нигездә, шул турыда барды.
Яңалыклар белән Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова таныштырды. Аларның кайберләрен сезгә дә җиткерәбез.
2015 ел
Россиядә пенсия хокукларын билгеләүнең яңа тәртибе...
Узып киткән ел пенсия системасына нинди яңалыклар алып килде? 2016 елда нинди үзгәрешләр булачак? Пенсия фонды идарәсенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында сүз, нигездә, шул турыда барды.
Яңалыклар белән Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова таныштырды. Аларның кайберләрен сезгә дә җиткерәбез.
2015 ел
Россиядә пенсия хокукларын билгеләүнең яңа тәртибе гамәлгә керде, "хезмәт пенсиясе" дигән төшенчә юкка чыгарылып, аның урынына страховкаланган пенсия һәм тупланма пенсия дигәннәре барлыкка килде.
1967 елда һәм аннан соңрак туган гражданнарның "страховкаланган пенсияне генә формалаштырыргамы әллә страховкалаганган һәм тупланма өлешнеме" дигән сорау буенча сайлау мөмкинлеге тәмамланды.
Интернетта "Страховкаланган затның шәхси кабинеты" мәгълүмат системасы эшли башлады. Бу һәр кешегә пенсия күләмен фаразлау, пенсиянең тупланма өлеше күпме җыелуын белү, пенсия калькуляторы ярдәмендә булачак пенсиянең күләмен исәпләү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, пенсия билгеләү, Ана капиталына кагылышлы сораулар, пенсия тупланмасын инвестицияләү кебек мәсьәләләр буенча да Пенсия фонды идарәсенә шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә була. Аның аша кабул итүгә язылырга, документка заказ бирергә, пенсия билгеләү һәм китерү ысулына кагылышлы гариза да язарга мөмкин.
- Киләчәктә пенсиягә кагылышлы барлык гамәлләрне дә Интернеттагы әнә шул кабинет аша гына башкарырга мөмкин булачак. Ягъни Пенсия фонды идарәсенә шәхсән килеп йөрү ихтыяҗы калмаячак, - диде Зөлфия Бакасова.
2015 елда пенсияне софинанслау программасы нигезендә 757 райондашыбызга 2,7 милион сум акча түләнгән. Ә әлеге программада катнашучылар саны бер меңнән артык. Программага керү тәмамланса да, гражданнарга пенсия тупланмаларын бирү дәвам итә. Сүз уңаеннан: 2015 елның 1 январеннан башлап пенсия тупланмаларын биш елга бер тапкыр гына алырга да була.
2016 ел
Тупланма пенсияләрен Пенсия фондында йә берәр дәүләтнеке булмаган пенсия фондында формалаштыручыларның пенсия тупланмаларын гарантияләү системасы гамәлгә керә. Дәүләтнеке булмаган андый пенсия фондлары - 33, аларның исемлеге белән Интернет аша танышырга була. Әгәр кем дә кем үзенең пенсия тупланмасын гарантияләнмәгән системалы дәүләтнеке булмаган пенсия фондында формалаштырган икән, әлеге акчалар Пенсия фондына күчереләчәк. Пенсия фондының электрон сервислары порталы аша дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тагын да күтәрү максатыннан инавалидларга ЕДВ билгеләү, пенсия күләме турында мәгълүмат бирү һәм башка хезмәтләр буенча өстәмә сервислар булдырылачак.
- Безнең бурыч - агымдагы елда халыкны электрон сервислардан тагын да активрак файдаланырга өйрәтү, - диде Зөлфия Бакасова.
Киңәшмә эшендә ТР Пенсия фонды бүлекчәсенең техник, гомуми система һәм телекоммуникацион чаралар бүлеге начальнигы Максим Шамов катнашты.
- Әгерҗе Пенсия фонды идарәсендә үз эшләрен белүче профессионаллар тупланган. Соңгы дүрт елда сез эш күрсәткечләре буенча егермелектә булдыгыз. Алга таба беренче унлыкка керү өчен мөминлекләрегез дә бар. Уңышлар сезгә, - дигән теләген җикерде Казан кунагы.
Белешмә:
2016 елның 1 январена районда картлык буенча пенсия 11236 сум тәшкил итә. Барлык пенсияләрнең уртача күләме - 10631 сум.
Узган ел 232 райондашыбызга Ана капиталына дәүләт сертификаты тапшырылган. Аларны яртысыннан артыгы сертификат акчасыннан тулысынча йә өлешчә файдаланырга да өлгергән. Ана капиталы акчасыннан бер тапкыр бирелә торган 20 мең сумга кадәр акча 500 гаиләгә түләнгән.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев