Тагын бер Сабантуй барлыкка киләчәк
Ул 8 июль көнне Түбән Новгород шәһәрендә үтәр дип көтелә
Быел беренче тапкыр Идел буе Сабан туе узачак. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев хәбәр иткәнчә, ул 8 июль көнне Түбән Новгород шәһәрендә үтәр дип көтелә. Бөтенроссия авыл сабан туе 27 майда Әстерханда узачак, диде Милли Шура Рәисе XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында, дип хәбәр итә "Шәһри Казан".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев