Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстанда энеләрен янгыннан коткарган 14 яшьлек герой гаиләсенә йорт сатып алалар

Әлеге очракны район башлыгы Сергей Демидов үз контроленә алды

Татарстанда бүген иртән янгын аркасында йортсыз калган Павлиновлар гаиләсе өчен яңа торак төзелешенә акча җыялар. 14 яшьлек үсмер ут капкан йорт тәрәзәсен ватып, энеләрен алып чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Алексеевск районы хакимиятендә хәбәр иттеләр.

«Әлеге очракны район башлыгы Сергей Демидов үз контроленә алды. Павлиновлар өчен йорт сатып алу мәсьәләсе хәл ителә. Хәзер гаилә олы кызлары Ольга өендә яши. Ул да күп балалы ана», — диделәр хакимияттә.

Бүген иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына республиканың Алексеевск районы Олы Полянка авылында шәхси йорт һәм сарай януы турында хәбәр килә Янгын 7.52 сәгатьтә тулысынча сүндерелә.

14 яшьлек үсмер янгын хәбәр итү җайланмасы тавышына уянып, яна торган өйдән өч энесен чыгарырга тырышкан, тик бу вакытта инде чыгу юлы ут белән киселгән. Шуннан соң ул тәрәзәне ваткан һәм балаларны коткарган. Бу вакытта балалар өйдә үзләре генә булган, малайларның әнисе эш урынында кизү торган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшүсмернең бу гамәлен геройлык дип атады. «Алексеевск районыннан 14 яшьлек Иван бүген өч энесен янгыннан коткарды. Афәрин! Чын герой!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов Инстаграмдагы сәхифәсендә.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев