Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсәдә яшәүче Гыймазовлар медальле булдылар

Район Сабан туенда Тирсәдән 64 ел бергә яшәүче Вәгыйзь-Вәсилә ГЫЙМАЗОВларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Бу очраклы гына түгел, чөнки бу гаиләне мәхәббәт һәм тугрылык гомер буе озата бара. КЕЧКЕНӘДӘН ТАНЫШ Иске Кызылъяр авылы кызы Вәсилә башлангыч сыйныфларны туган авылында тәмамлагач, укуын дәвам итәргә Тирсә мәктәбенә килә. Шулай итеп,...

Район Сабан туенда Тирсәдән 64 ел бергә яшәүче Вәгыйзь-Вәсилә ГЫЙМАЗОВларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Бу очраклы гына түгел, чөнки бу гаиләне мәхәббәт һәм тугрылык гомер буе озата бара.

КЕЧКЕНӘДӘН ТАНЫШ

Иске Кызылъяр авылы кызы Вәсилә башлангыч сыйныфларны туган авылында тәмамлагач, укуын дәвам итәргә Тирсә мәктәбенә килә. Шулай итеп, Вәгыйзь белән параллель сыйныфта укый башлыйлар алар, икесе дә уку алдынгысы булалар.

- Әле күз салмаган булсам да, мин Вәсиләнең бик тә тырыш икәнлеген шул чакта ук белә идем, - ди җәмәгате, елмаеп.

Тирсәдә җидееллык мәтәпне тәмамлагач, Вәсилә укуын дәвам итәр өчен Иж-Бубыйга китә, ә Вәгыйзь әтисе белән тракторда эшли башлый. Бу 1943 ел була. Бераз алга китеп шунысын әйтергә кирәк: кечкенәдән техника янында үскән Вәгыйзьнең бөтен хезмәт юлы механизация белән бәйле. Шушы өлкәдә төрле урыннарда эшли ул, һәркайда тырыш хезмәте белән хөрмәт казана. Ә Вәсилә Иж-Бубыйдан соң Казан пединститутын тәмамлый һәм укытучы һөнәренә ия була. Аны Әтнә районы Бәрәскә авылына эшкә җибәрәләр.

Әллә очраклы рәвештә, әллә башка сәбәп, гомер юллары гел кисешеп тора Вәгыйзь белән Вәсиләнең.

- Вәгыйзьнең апасы Сәкинә безнең Кызылъярда укытучы булып эшләде. Вәгыйзь апаларына кунакка килгәндә без аның белән еш күрешә идек, - дип искә ала Вәсилә апа.

Армиядән ялга кайткач та менә шул апаларына кунакка килә егет. Шунда альбом актарганда үзенең армиядән җибәргән фотосы юклыгын абайлап ала.

- Вәсилә карап утырган иде альбомны. Ул алгандыр инде, күрәсең, - дип аклана апасы. Аның шушы кыска гына сүзе егетнең кызга хат язып салуына сәбәпче була.

- Миңа Бәрәскәдә дә Вәгыйзьнең туганы Әнисә белән белән бергә эшләргә туры килде. Ул аның нинди яхшы егет икәнлеген һәрчак колагыма тукып тора иде. Шуңа хат килгәч җавап бирми булдыра алмадым, - ди Вәсилә апа.

Шулай итеп, ике арада хатлар йөри башлый. Ә Вәсиләгә җәйге ялга кайткач, Тирсәдә әлеге дә баягы Әнисәләрдә Вәгыйзь белән якыннан күрешеп сөйләшү насыйп була.

- Мин беренче күрүдә үк Вәсиләнең тыйнаклыгына игътибар иттем. Шушы сыйфаты гомере буе озата бара аны, - ди Вәгыйзь абый. - Эш сөючәнлеге, кешеләргә ягымлы булуы да күңелемә хуш килде.

Озакка сузмыйча никах укыталар яшьләр, Тирсәгә җәяү генә барып язылышып та кайталар. Аннан тыйнак кына итеп туй уздыралар.

- Вәгыйзь - бердәнбер мәхәббәтем. Гомерем буе аңа тугры булып яшәдем. Үзем әтисез үскәнгәдер, балаларымны әтиле итеп үстерергә хыяллана идем. Шөкер, Ходай бу бәхеттән мәхрүм итмәде, - ди Вәсилә апа, тыйнак кына елмаеп.

Тирсә мәктәбендә эш урыны булмау сәбәпле, туйдан соң бер ел Бәрәскә мәктәбендә эшләп, аерым яшәү дә, Вәгыйзьнең еш кына эш буенча төрле курсларда, командировкаларда булуы да - берни дә какшата алмый бу гаиләне. Өч балалары - Гөлнур, Рамил, Камил тугач аның нигезе тагын да ныгый.

ӨЛКӘННӘРГӘ ХӨРМӘТ - НӘСЕЛДӘН

Вәсилә ишле йортка килен булып төшә. Анда Вәгыйзьнең әти-әнисеннән тыш, кияүгә чыкмаган сеңлесе дә була. Сәкинә апасы да вакытлыча шунда яши.

- Әле каенанам Бибизөһрә вафатыннан соң да каенатам Таҗетдин 14 ел безнең белән яшәде. Мин мәктәптә чакта өйдәге бөтен эшне башкаручы, олы кызыбыз Гөлнурны тәрбия кылучы да ул булды. 26 ел минем әни Фәрхинур да безнең белән бергә булды, - ди Вәсилә апа.

Өлкәннәргә ихтирам нәселдән килгәнгәдер, үзләрен дә бик хөрмәтлиләр бүген. Юкка гына "арбаның алгы тәгәрмәче каян тәгәрәсә, арткысы да шуннай тәгәри", димиләр шул. Төпчекләре Камил белән Фирая төп йортта әти-әниләрен кадер-хөрмәттә яшәтсә, кызлары Гөлнур, уллары Рамил гаиләләре дә кендек каны тамган нигезгә әти-әниләренең хәлен белергә еш киләләр.

БИШ ТАПКЫР АЗАН ЯҢГЫРЫЙ

Бу йортта бүген биш тапкыр азан яңгырый. Кечкенәдән күңеленә иман орлыклары салып үскән Вәсилә апа, партоешма секратаре булып эшләгәндә дә иман ныклыгын югалтмаган Вәгыйзь ага биш вакыт намазларын куймыйлар. Буш вакыты булдымы, Вәсилә апа кулына Коръән ала. Шаулатып гарәпчә укый ул изге китапны. 1992 елда ныклап дин юлына баскан, авылда мәчет төзүдә, зиратта өмәләр оештыруда башлап йөргән, бик күп мәетләрне пакьләп соңгы юлга озаткан, озак еллар авылда имам булып торган Вәгыйзь аганың да һәр көне догадан башлана.

- Балаларны дога кылып озатабыз, дога белән каршы алабыз, - ди Вәсилә апа да.

"Догалы йорттан бәрәкәт китми", диләр. Бу йорттагы бәрәкәт, тугрылык, мәхәббәт тә тагын бик күп буыннарга җитсен иде әле.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев