Январь аена сынамышлар
Яшәеш

Январь аена сынамышлар

24 январьда аяз булса, яз матур килер.

Кыш бәс, томан булса, иген уңар.

Бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.

Яңгыр яуса – икмәккә.

Кайнаган самавырның борыны тыгызланса – көн суыта, бушаса – җылыта.

Кыш көне мич астында чикерткә кычкырса, көн җылытыр.

Арка сызласа, буран булыр.

Колак кычытса – буранга.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев