Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Быел районыбыздан «Ел табибы - Ак чәчәкләр» бәйгесендә кем катнаша?

Гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы «Ел табибы — Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итте. 

Хәтерләсәгез, узган ел бу бәйгенең җиңүчеләре арасында Әгерҗе район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры Гөлфия СИМАКОВА да бар иде. Аңа Татарстан Президенты исеменнән махсус приз — «Лада Гранта» автомобиле тапшырылды.

Районыбыз медиклары быел да үз көчләрен сынап карый ала.

«Ел табибы - Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә.

Премия медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә, медицина персоналының төрле категорияләре буенча квалификацияле белгечләрне, шулай ук Татарстан Республикасының иң нәтиҗәле эшләүче медицина оешмаларының ачыклауга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Конкурсның төп бурычларының берсе — иң яхшы белгечләр һәм коллективларның казанышларын, аларның тармакта, республика халкы арасында алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау, дип яза Татар-информ.

Нигезләмә нигезендә рәсмиләштерелгән документларны 2022 елның 1 мартына кадәр Казан шәһәре, Островский урамы, 11/6 нчы йорт, 104 каб. адресы буенча (сишәмбе 14.00 дән 18.00 гә кадәр) җибәрергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев