Пандемия аркасында керемнәр ун процентка кимегән
Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең агро азык-төлек сәясәте үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, икътисад фәннәре докторы Василий Узун НСН эфирында якын арада азык-төлек рекордлы рәвештә кыйммәтләнәчәк, дип белдерде.
«Пандемия аркасында керемнәр ун процентка кимегән, азык-төлек кыйммәтләнә, бу тенденция 2021 елда да сакланачак. Дөньяда азык-төлек өчен иң югары бәяләр кризисы якынлаша. Күп кенә гражданнар керемнәренең 50 процентын азык-төлеккә тота», — диде ул.
Икътисадчы билгеләп үткәнчә, авыр вәзгыятькә карамастан, Россиянең дөньякүләм азык-төлек кризисына каршы көрәшү өчен ресурслары җитәрлек.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев