Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Гөмбәдән кышка икра ясау, маринадлау рецептлары

Уразай уңганнары гөмбәдән кышка икра ясау, маринадлау рецептлары тәкъдим итәләр

Алсу ХӘБИБУЛЛИНАдан икра рецепты:

Кирәк: 3 кило ак гөмбә, 1 кило помидор. 0,5 кило суган.

–    Гөмбәне тозлы суда 20 минут пешерәбез. Салкын суда югач, иттарткычтан чыгарабыз. Аңа шулай ук иттарткычтан чыгарылган помидор һәм суганны кушып, көнбагыш маенда томалап 20 минут пешерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән каплыйбыз. 

Әлеге икрадан кышын пицца пешерергә дә, бутерброд ясарга да була.

Минҗиан ГАРИФУЛЛИНАдан гөмбә тозлау рецепты:

–    Ак гөмбәләрне юып, тозсыз суда пешерәбез. 15 минут кайнатканнан соң салкын суда ике тапкыр юабыз, 1әр аш кашыгы тоз, уксус салып болгатабыз да бер тәүлеккә калдырабыз.

Тозлыкны түбәндәгечә ясыйбыз: тондырылган 3 литр салкын суга 1 кап тозның дүрттән бер өлешен (250 грамм чамасы), 3 аш кашыгы уксус салабыз. Әлеге тозлыкны 3 өч литрлы банкага бүләбез. Тозлык өстенә гөмбә тутырабыз. Иң өскә берничә чия яфрагы куеп, алар өстенә бераз тоз сибәбез. 

Мин банкаларны капрон капкач белән ябам. Әмма капкач астына полиэтилен куям. Ул һава кертми.

Рәсилә ГАРИПОВАдан кышка саклау турында:

– Ак гөмбәләрне югач, тоз салмыйча гына кайнатырга куябыз. 3-4 минут кайнатканнан соң суын түгеп, салкын су белән юабыз. Шуңа су һәм тоз салып янә 5 минут кайнатып алабыз. Гөмбәләрне салкын суда юып саркыткач, целлофан пакетка салып, туңдыргычка куябыз. Бәрәңге кыздырганда әлеге гөмбәләрне кушсаң, телне йотарлык була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев