Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Рәмзия Зариповадан - борай бәлеше

БОРАЙ (ПОЛБА) ярмасы кеше организмы өчен бик файдалы. Анда В витаминының бик күп төре – калий, кальций, магний, тимер, фосфор, бакыр, натрий бик күп. Ул эчәкләр эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә. Борай иммунитетны ныгыта, кандагы шикәр күләмен нормальләштерә. Сәламәт азык куллануны көндәлеккә кертүчеләр бу ярманы бик теләп кулланалар. Аннан ботка, аш кына пешереп калмыйлар, пылау, голубцы пешергәндә, дөге урынына борай салалар.

Безнең якта бәлеш иң төп кунак сые санала. Ә сез бәлешкә бәрәңге урынына борай салып карагыз әле. Үзегез дә, кунакларыгыз да “телләрен йотарлык” бәлеш булачак.

Камыр:

1 стакан җылы су, 1 стакан тутырмыйча сыек май, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 2 йомырка сарысы, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) һәм он салып йомшак камыр басарга һәм ярты сәгать ял иттерергә.

Эчлек:

2 стакан борайга 4 стакан су салып, салмак утта 30 минутлап пешерергә, тоз салырга. Аннан өстен калын япма белән каплап, 2-3 сәгать томалап тотарга.

Ит, суган турап, борай белән болгатырга, борыч, тоз өстәргә. Камырны җәеп, эчлекне салгач, өстенә бер пачка эретелгән ак май агызырга.

1 сәгатьтән соң кайнар шулпа салырга. Бәлешне 1,5 сәгать пешерергә. Мичтән алгач, 30 минутлап өстен калын җәймә белән каплап тотарга.

Ураза тотучылар өчен ифтарга  бик тә файдалы һәм тәмле ризык ул борай бәлеше. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев