Автор автор яңалыклары
-
Гаилә фермаларына – ярдәм
18 апрельгә кадәр КФХлар арасында “Крестьян-фермерлык хуҗалыклары базасында гаилә терлеклекчелек фермаларын үстерү“ программасында катнашу буенча сайлап алу туры уза.
-
Нефтьче якташыбыз турында китап дөнья күрде
Барҗы авылында туып-үскән, гомере буе Әлмәттә нефть сәнәгатендә хезмәт куйган Социалистик Хезмәт Герое, якташыбыз Дамир Нурутдиновка багышланган “Буровик. Мастер. Герой“ исемле китап дөнья күрде.
-
Әгерҗедә узган “Без бергә“ фестивалендә йөз алтмыш укучы катнашты
Әгерҗедә узган “Без бергә“ халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең район этабында жюри әгъзалары кырык укучының сәхнә осталыгына бәя бирде. Ә авылларда үткәрелгән зона этапларында барлыгы 162 укучы катнашкан иде.
-
Язны кайчан көтәргә? Синоптиклар фикере
Язның беренче ае төгәлләнеп килүгә карамастан, кыш үз урынын һич кенә дә тапшырырга теләми әле.
-
Кичкетаңда туксан ике яшьлек авыл әбисенең китабын тәкъдим иттеләр
Кичкетаң Мәдәният йортында узган үзенчәлекле бәйрәмдә залда алма төшәр урын да юк иде. Ә бәйрәмнең төп сәбәпчесе 92 яшьлек авылдашыбыз, яраткан әбиебез Рәйсә ЗАРИПОВА булды. Гомер көзендә аның “Күңел чишмәләре“ исемле китабы чыгу уңаеннан балалары, оныклары кичә тәкъдим иттеләр.
-
Әгерҗе кызы Мәскәүгә “Ералаш“ фестиваленә бара
3нче шәһәр мәктәбенең 4 сыйныфында укучы Айгөл Хисмәтуллина Мәскәүгә “Ералаш“ фестиваленә бара.
-
Бүген – Нәүрүз бәйрәме
21 март – Нәүрүз бәйрәме. Ул − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме.
-
Исәнбайда бәетләр кичәсе узды
Исәнбайда Фәтхия Зарипова һәм Гүзәлия Исмәгыйлева җитәкчелегендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы “Авылым бәетләре – ихлас гамәлләрнең кайтавазы” исемле кичә үткәрде.
-
Әгерҗелеләр катнашында уза торган Пермь Сабан туеның кайчан узачагы билгеле
Быел Пермьдә Сабан туе 23 июнь көнне узачак.
-
Әгерҗедә бер ханым фатирында янып үлгән
18 мартта, якшәмбе, кичке сәгать бишләр тирәсендә янгын сүндерү частена Әгерҗедә К.Маркс урамындагы бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.
-
Сайлау көнне Әгерҗедә ярминкә гөрләде
Россия Президентын сайлаулар көнне Әгерҗенең үзәк мәйданында шәһәр халкы өчен ярминкә гөрләде.
-
Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә, концерт була
Бүген, 18 мартта, сәгать 10да Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрли.
-
Бүген Россия Президентын сайлаулар уза
18 мартта, ягъни бүген Россия Президентын сайлаулар уза. Иртәнге сәгать 8дә районыбыз сайлаучылары өчен 48 участок сайлау комиссиясе үз ишекләрен ача.
-
Һава торышы бозыла
Татарстан синоптиклары көчле буран һәм кар фаразлый. Һава торышы бозылу бүген кич башланачак, төнлә һәм иртәгә көндез дәвам итәчәк.
-
“Гүзәл затлар эше булмаса да” бәйгесе җиңүчесе билгеле
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында 8 Мартка багышлап уздырылган “Гүзәл затлар эше булмаса да“ бәйгесенә йомгак ясалды.