Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Исәнбайда бәетләр кичәсе узды

Исәнбайда Фәтхия Зарипова һәм Гүзәлия Исмәгыйлева җитәкчелегендә эшләп килүче  “Ак калфак” оешмасы “Авылым бәетләре – ихлас гамәлләрнең кайтавазы” исемле кичә үткәрде.

Иңнәренә ап-ак яулыклар япкан өлкән яшьтәге авылдашларның китапханә залында бәет укуларын тыңлаганда күңелне моңсулык биләп алды. Авылыбызда бәет язучыларның күп булуына хәйран калдык. Аның күңелдән тамган моң, күңел җыры икәнен дә үзебезнең йөрәкләр аша үткәрдек кичәдә. Ак калфаклылар гимны “Ак калфак” җыры, аның әгъзалары укыган “Сак-Сок” бәете белән башланган кичә өлкән абыстаебыз Өнҗия апа Җәмилеваның үзе язган бәетләре, шигырьләре белән дәвам итте. Әлфия Сабитова туганнары хакында язылган бәетне тамашачыларга җиткерде... Гөлсәрия апа Ханнанова улы Илшат бәетен, балаларын вакытсыз соңгы юлга озаткан аналарга багышланган шигырьләрен укып барыбызны да елатты. Әйе, алып баручылар әйткәнчә, күз яшьләрен бушатырга савыт юк ул... Без дә күңелләр белән аңлаштык, бер-беребезнең кайгыларын уртаклаштык кебек.

Ий, яшь җаннар! Кемнәр генә китмәгән арабыздан?! Кемнең йөрәген нинди хәсрәт ашый, кем күңелендә утлы күмер йөртә? Бөреләр сыман бар да ачылды биредә... Авылдашыбыз Алсу Закирова хакындагы бәетне апасы Әлфия күз яшьләренә буылып укыды. Фәридә апа Җәмилеваның вакытсыз арабыздан киткән Фәридә Хәбирова, Фәнис Латыйпов турындагы бәетләрен укыганда үзебез дә күз яшьләрен тыя алмадык. Мәрхүмә Мөшәрәфә апа Мөфтиеваның мөнәҗәт, бәетләрен килене Гөлсинә бик матур итеп көйләп, сөйләп күрсәтте.

Кичәбез моңлы җырлар белән үрелеп барды, шигырьләр укылды. Һәркемнең үз йөге, һәркемнең үз хәсрәте... Кичәне алып баручылар Фәтхия апа Зарипова, Гүзәлия Исмәгыйлеваның да вакытсыз югалткан кадерле кешеләре турында бәетләрен тыңладык. Үзем дә шигырьләремне, авылдашларыма багышлап язган бәетләремне тәкъдим иттем.

Кичә тәмам. Берәү дә китәргә ашыкмый. Күңелләр кылдай нечкәрде, зиһен ачылды, җаннар сафланды... Мәчеттә генә була торган ниндидер ихласлык, сафлык, иман нуры яктысы залны тутырды. Остабикәбез Өнҗия апа Коръән аятьләре укыды, бүгенге кичәдә исемнәре телгә алынган авылдашларыбыз, дога өмет итеп ятучы башка әрвахлар рухына дога кылдык. Кичәдән һәркем рухи кәнәгатьләнү алып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп кайтып китте.

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев