Әгерҗе районы үсештә
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районы үсештә

Сишәмбе көн Әгерҗе районына эшлекле сәфәре вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Кадыбаш, Иске Эсләк һәм Девятерня авыл җирлекләре территорияләре арасында урнашкан «СобинАгро Әгерҗе» авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды

Биредә Марат Готыф улы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашты.

Шулай ук урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

«СобинАгро Әгерҗе» ширкәтенең заманча, көчле куәтле авыл хуҗалыгы техникасын карады.

Әгерҗе районының ветеринария берләшмәсе, «Нәүрүз» ширкәте, район кулланучылар җәмгыятенең, Барҗы-Пельгадан Гончаровлар, Пеләмештән Михайловлар, Кырындыдан Солтановлар, Салагыштан Сәхиповларның үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итүче күргәзмә белән танышты.

Марат Готыф улы «СобинАгро Әгерҗе» ширкәтендә алып барылучы зур колачлы терлекчелек комплексы төзелеше белән дә танышты.

Ул алты мең баш савым сыерга исәпләнгән.

Беренче этап эшләрен ел ахырында тапшыру планлаштырыла.

Инвесторлар комплексны төзүгә биш миллиард сумга акча кертәчәкләр.

Сыер абзарлары, «Карусель» саву залы, бозаулату блоклары, бозаулар өчен корпуслар, ашлык киптерү һәм саклау складлары, административ бүлмәләрне үз эченә алган комплексның гомуми мәйданы 150 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.

Комплекс токымлы таналар белән тулылана башлаган инде.

Аларның беренче партиясе Пенза һәм Воронеж өлкәләреннән, Башкортостаннан кайткан.

«СобинАгро Әгерҗе» ширкәтенең башкарма директоры Денис Мазо җитәкчеләрне терлек азыгы хәзерләү барышы белән дә таныштырды.

Ширкәтнең чәчүлек мәйданы сигез мең гектардан артык.

Быел кукуруз һәм күпьеллык үлән үстергәннәр.

Унбер мең тонна сенаж сакланышка куелган.

Марат Әхмәтов соңгы елларда районда терлекчелекне үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

– «Нәүрүз» ширкәтендә савым сыерлар санын дүрт мең башка җиткерү планда. «СобинАгро Әгерҗе» предприятисеендә алты мең баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә. Бу – Әгерҗе районында сөт җитештерү күләме күпкә артачак дигән сүз. Алга таба да динамик үсешне шул рәвешле дәвам итәргә кирәк, – диде Марат Әхмәтов.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев