Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген Россия матбугаты көне

    13 январь – Россия матбугаты көне.

    Район башлыгы Валерий Макаров журналистлар, газета-журнал редакцияләре хезмәткәрләре, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре — Россия матбугаты көне белән котлый.

    «Матбугатта һәрвакыт битараф булмаган, иҗади, үз эшенең мөһимлеген аңлаган, һәр әйтелгән сүз өчен җаваплы кешеләр эшләде. Район газетасы туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларны даими чагылдырып килә. Журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, ләкин ул сүзнең дөрес, гадел, һәр яктан үлчәнгән булуы зарур. Шуңа редакция хезмәткәрләреннән һәм хәбәрчеләрдән һөнәри осталык, тормыштагы вакыйгаларга объектив бәя бирә белү таләп ителә“, – диелә район башлыгы котлавында.

    Районда нәшер ителүче “Әгерҗе хәбәрләре“нең 89 еллык бай тарихы бар. Анда бүгенге көндә унбер кеше хезмәт куя.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: