Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Әгерҗе хәбәрләре“ бүләк уйната. Бу юлы нәрсә уйнатыла?

    Яңа ел алдыннан өстәл-китап һәм комод уйнатылачак.

    2020 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе ахырына якынлаша. Әгәр сез берәр сәбәп аркасында язылырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз: без чираттагы акцияне игълан итәбез.

    Акциянең асылы түбәндәгедән гыйбарәт: 13-28 декабрьдә почта элемтәләре бүлекчәләре аша “ӘГЕРҖЕ ХӘБӘРЛӘРЕ” газетасына 2020 елның беренче яртыеллыгына язылып, квитанциясенең күчермәсен безгә юлларга кирәк. 30 декабрь көнне квитанцияләр уйнатылып, бүләк отучылар билгеләнә. Бу юлы өстәл-китап һәм комод уйнатырга булдык, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Яңа елга үзегезгә бүләк ясагыз әле.

    Акцияне уздыручы – “ТАТМЕДИА”  акционерлык җәмгыяте филиалы – “Әгерҗе хәбәрләре” (“Агрызские вести”) газетасы. Сроклары – 13.12.2019-10.01.2020. Акциянең сроклары, бүләкләр саны, аларны алу турындагы тулы мәгълүмат – редакциядә. Белешмәләр өчен телефоннар: 22861, 22962.

    Реклама, 12+.  

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: