Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе бүләкләр уйнатты

5-27 июньдә почта элемтәсе бүлекчәләрендә быелның икенче яртыеллыгына “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасына язылып, квитанцияләрен редакциягә алып килгән әбунәчеләребез арасында бүләкләр уйнатабыз дип вәгъдә иткән идек.

Һәм менә ул көн килеп җитте. “Әгерҗе хәбәрләре“н яратып укучыларыбыз Әгерҗедән Вәсилә Миннәхмәтова һәм Фәридә Әхмәтшинаны бәхетле бүләк ияләрен ачыклау өчен чакырдык.

Менә алар бүләккә ия булган газета укучыларыбыз:

Вентилятор – Кадыбаштан Рафаэль Шәймәрданов.

Үтүк – Алена Беляева.

Кер үтүкли торган такта – Иж-Бәйкидән Рәүф Сибгатуллин.

Манты пешерә торган савыт – Әгерҗедән Әлфинә Ризванова.

Аяк киемнәре куярга этажерка – Әгерҗедән Санира Вәлиуллина.    

Бәхетле бүләк ияләрен чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә безнең белән бергә калыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев