Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

Игътибар: “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз

“Әгерҗе хәбәрләре“нә 14-22 декабрьдә почта элемтәсе бүлекчәләре аша язылучылар арасында лотерея уйнатабыз.

2019 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу ахырына якынлаша. Аның барышында “Әгерҗе хәбәрләре“нә язылган өч меңнән артык укучыга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 
Язылырга өлгермәгән укучыларыбызга сөенечле хәбәребез дә бар. Район газетасына 14-22 декабрьдә почта элемтәсе бүлекчәләре аша язылучылар арасында лотерея уйнатачакбыз. Бәхетле квитанция ияләрен бүләкләр көтә. Моның өчен язылу турындагы квитанцияне безгә юлларга кирәкми, чөнки бу эш почта элемтәсе бүлеге аша гына башкарылачак. 
Газетаны редакциягә килеп йә шәһәрдәге хезмәт коллективлары аша алучы әбунәчеләребезнең да исенә төшерәбез: бу атнаның җомгасында, ягъни иртәгә редакциядә “Бәхетле көн“ уза. Әлеге көнне газетага язылучыларга да редакция күчтәнәчләр әзерли. 
Моның белән бергә барлык язылучыларыбызга да Яңа елның беренче саны белән традицион бүләк – стена календаре киләчәк. Ул да – сезгә олы рәхмәтебез һәм тирән хөрмәтебез билгесе, кадерле укучылар. Безнең белән булыгыз, сез – безгә, без сезгә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев