Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

«Татмедиа» үткәргән «Язылган өчен смартфон!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Быел акциядә катнашу өчен 208 гариза теркәлгән булган.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Язылган өчен смартфон!» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Матбугатка язылучылар арасында ун юрган һәм биш смартфон уйнатылды.

Быел акциядә катнашу өчен Татарстанның 41 районыннан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 208 гариза килгән.

 

«Интернет, социаль челтәрләрнең актив үсешенә карамастан, газета-журналларга язылучы кешеләр булуы сөендерә. Укырга яратучы, матбугат килүен көтүче кешеләр булуы безнең өчен шатлык. Акция алга таба дәвам итәр дип уйлыйм», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

 

Йон юрган җиңүчеләр:

187 номер — Казаннан Мансур Кильдеев

135 номер — Нурлаттан Наилә Латыйпова

1 номер — Апастан Гөлшат Насретдинова

89 номер — Балтачтан Фәнис Сабирҗанов

60 номер — Азнакайдан Сиринә Галиева

55 номер — Менделеевск районыннан Фәүзия Фатыйхова

151 номер — Арчадан Рәмзия Рәхимова

132 номер — Нурлаттан Зөлфирә Галиева

126 номер — Кама Тамагыннан Венера Зыятдинова

152 номер — Балтачтан Гөлнисә Шәрипова.

Юрган откан Мансур Килдеев бүген үзе дә «Татмедиа»га килгән иде. «Мәдәни җомга», «Мәйдан», «Шәһри Казан», «Сабантуй», «Безнең гәҗит» басмаларын алдырабыз. Дөрес, бүген смартфон отарга теләгән идем, шулай да мин бик шат», — диде.

Смартфон отучылар:

92 номер — Әлки районыннан Гөлсинә Галиуллина (аны даими зылучы, катнашучы дип игълан иттеләр).

8 номер — Апас районыннан Раилә Шәвәлиева

160 номер — Балтачтан Эльвина Иванова (шулай ук, даими катнашучы булуы әйтелде)

94 номер — Актаныштан Фәнзилә Шәйхетдинова

116 номер — Сабадан Розалия Мөхәммәдиева.

«Чаян» журналыннан махсус бүләк — электр чәйнеге Әлки районында яшәүче Виктор Толстовка чыкты (108 номер).

Чарага килгән даими язылучыларның берсе Әнвәр Гыйниятуллин матбугатка 6-7 яшьтән языла башлаганы турында әйтте. «Быел унике басмага язылдым, шуның дүртесе „Татмедиа“ныкы», — диде. Чарада катнашучылар хәзер басма матбугатның тиражлары кимүен танып, язылучылар артсын иде дигән теләктә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев