Илгизәр–Рәзинә Әзиятуллиннар һәр ярты ел саен район газетасына языла
Көн темасы

Илгизәр–Рәзинә Әзиятуллиннар һәр ярты ел саен район газетасына языла

Яратып: «Үзебезнең газета!» - ди алар

Әгерҗедә яшәүче Илгизәр–Рәзинә Әзиятуллиннар һәр ярты ел саен иң беренчеләрдән булып район газетасына язылалар. “Газета безгә бик кадерле һәм аның өебезгә килмәвен күз алдына да китермибез”, – диләр алар.

Әзиятуллиннарның гаилә корып яши башлаганнарына да 46 ел булган инде. Шушы еллар эчендә озын хезмәт юлы үтелгән, балалар үскән, оныклар туган. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда. Һ.Такташ урамында үз йортлары белән яшиләр. Балалар дигәннән, уллары Илназ да, кызлары Рузинә дә Әгерҗедә төпләнгәннәр. Икесе дә тимер юлда эшлиләр. Гаиләләр корып, икешәр бала үстерәләр.

Һәр җомга “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының килүен көтеп алалар. 

–    Үземне белә-белгәннән бирле яратам район басмасын. Аны укымасам, тамагым туймаган кебек, – ди Илгизәр абый.
Аңа бигрәк тә авыл хуҗалыгы турындагы язмалар якын. 

–    Алай гына да түгел, Әгерҗебезнең көннән-көн төзекләнә баруына  сокланам да, горурланам да. Без яши торган Һ.Такташ урамына да быел асфальт юл җәелде. Ничек моңа сөенмисең?! – дип дәвам итә. 

Район газетасы – ул яңалыклар, матур хәбәрләр җиткерүче басма, диләр Әзиятуллиннар. 

–    Шәһәр-авылларыбыздагы үзгәрешләр, үрнәк парлар, хезмәт кешеләре, оста куллар турында газетадан укымасак, каян белер идек?! Мин “Әгерҗе хәбәрләре”н һәр гаилә алдырырга һәм безнең кебек хәрефен дә төшереп калдырмыйча укырга тиеш дип саныйм, – дип йомгаклый Илгизәр абый. 


Нет комментариев