Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Безне бәяләгәннәре өчен рәхмәт!»

Ләйлә «Шаян ТВ» телеканалында «Кичке әкиятләр» тапшыруын алып барганы өчен Россиянең телевизион «ТЭФИ-КIDS 2022» милли премиясенең финалына чыккан

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның кызлары Ләйлә «Шаян ТВ» телеканалында «Кичке әкиятләр» тапшыруын алып барганы өчен Россиянең телевизион «ТЭФИ-КIDS 2022» милли премиясенең финалына чыккан, дип хәбәр иткән идек инде. «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә җиңү яулаган кечкенә якташыбыз шушы көннәрдә Мәскәүдә бүләкләү тантанасында булып кайткан. Бу турыда Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрдәге шәхси аккаунтында хәбәр иткән, дип яза "Интертат".

«Тэффи Кидс 2022»!!! Иң яхшы алып баручы! Безнең Ләйлә дә финалга чыкты. Шундый дәрәҗәле катнашу безнең өчен.

Безне бәяләгәннәре өчен рәхмәт! Аерым бик зур рәхмәт «Шаян ТВ»га, Шаяныбызга. Тагын да зур үрләргә менәргә язсын.

Мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резедә Хәсәновага һәм мөхәррир Чулпан Зәйнуллинага аерым рәхмәт. Ике апасы Мәскәүгә хәтле алып барып, җитәкләп йөрделәр Ләйлүшне.

Рәхмәт, Мәскәү!» – дип язган әни кеше һәм Ләйләнең Мәскәдә танылган шәхесләр белән бергә төшкән фотолары белән уртаклашкан.

Ландышның бик күп хезмәттәшләре, виртуаль дуслары: «Ай-һай, маладис!», «Булдырган!», «Котлыйбыз», – дип җылы сүзләрен юллаганнар. «Интертат» та бу теләкләргә кушыла, бәләкәй Ләйләгә киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев