Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ришат Төхвәтуллин Камал театры турында: «Авыл клубыннан да хуже»

Нәрсә өчен тәнкыйтьләгән?

Ришат Төхвәтуллин үзенең телеграм-каналындагы туры эфир вакында Камал театры һәм аның яңа җитәкчелеген тәнкыйтьләгән. Бу хакта «Иптәшләр. Татарлар» телеграм каналы язган.

Артист спектакльнең куелышыннан кәнәгатьсез калган. Ришатка «ярымшәрә уйнаучы актерлар һәм сәхнәдән очучы тузан» өчен театрга бергәләп килгән әнисе алдында оят булган. Аның өстенә Ришатның иң кыйммәтле билетлар алып килгән урыннарына башка тамашачыларны утыртканнар. Ә Ришатка балконга күчеп утырырга тәкъдим иткәннәр, моның өчен хәтта гафу үтенеп торуны да кирәк санамаганнар.

«Авыл клубыннан да хуже» дигән Ришат Камал театры турында.

Телеграм-каналның укучылары Ришат белән өлешчә генә килешкән. «Балконга күчеп утырырга кушып дөрес эшләмәгәннәр. Ә калганы буенча ул хаклы түгел», «Тормышмы бу?» турында сүз барамы? Менә дигән спектакль», «Бу егетнең ояты беткән, ахры», — дигән комментарийлар очрый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев