Илдән читтә хезмәт итү
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Илдән читтә хезмәт итү

Контракт буенча хезмәт

Россия Оборона министрлыгы тарафыннан Африка корпусына контракт буенча хәрби хезмәткә җыю үткәрелә.

Бу хакта Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Илья ПЕТРОВ сөйли:

– Иң элек исегезгә төшерәбез: Татарстанда контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең гомуми суммасы 2 миллион 900 мең сумга кадәр тәшкил итә. 400 меңе – РФ Оборона министрлыгыннан Федераль түләү, 2 миллион 500 меңе – республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме.

Шуны да әйтү кирәк, иреклеләрнең Россиядән читтә булган акчалата түләве 240 мең сумнан башлана.

Африка корпусында хезмәт итү өчен укучылар, машина йөртүчеләр, танкистлар, артиллеристлар, БПЛА һәм элемтә буенча белгечләр, медицина белеме булган хатын-кызлар таләп ителә.

Кандидатның Россия гражданлыгы булырга тиеш. Яшь буенча таләпләр: рядовой һәм сержантлар составы – 18 яшьтән 45 яшькә, офицерлар һәм прапорщиклар – 55 яшькә кадәр. Белеме: уртадан алып югарыга кадәр.

Чакырылыш буенча, контракт буенча көч структураларында, ирекле формированиеләрдә хезмәт узу тәҗрибәсе булган кандидатлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, шулай ук армиядә хезмәт итмәгән, әмма урта һөнәри, урта техник яки югары белеме булган гражданнар карала.

Медицина буенча таләпләр: Россия кораллы көчләрендә һәм эссе климатлы илләрдә хезмәт итүгә яраклылык.

Шәхси чит ил паспорты булу мәҗбүри түгел.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев