Хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннары өчен пособие
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннары өчен пособие

2026 елның февраленнән ул – 45054 сум

Ирләре чакырылыш буенча хезмәт узучы, йөклелек срогы 180 көннән дә ким булмаган хатын-кызлар пособие алырга хокуклы. Мондый ярдәм ир-егет хәрби училищеның яки хәрби кафедраның беренче курсында укыган очракта да бирелә.

Әлеге түләүнең суммасы дәүләт тарафыннан билгеләнгән күләмдә тәшкил итә һәм инфляцияне исәпкә алып ел саен яңадан исәпләнә. 2026 елның февраленнән ул – 45054 сум.

Пособиене Социаль фондның Клиент хезмәтенә, күпфункцияле үзәккә шәхсән килеп яки дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн рәсмиләштерергә мөмкин.

Әгерҗе районы Клиент хезмәте гаризаны карау өчен аны теркәү вакытыннан алып 10 эш көненә кадәр вакыт киткәнлеген искәртә. Белгечләргә өстәмә белешмәләр кирәк булган очракта ул егерме көнгә кадәр җитәргә мөмкин.

Уңай карар кабул ителгәндә акча биш эш көненнән дә соңга калмыйча күчерелә.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев