Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чилчәнең гүзәл ханымнары тавыш бирергә велосипедларда килделәр

Кечкенә генә Чилчә авылында яшәүчеләр җәяү йөрергә күнекмәгән.

ТР Президентын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлауларда тавыш бирергә дә авыл халкының кайсысы велосипедка, кемдер квадроциклга, мотоблокка  утырып килде.  

Иң беренчеләрдән булып Гөлсинә Хәбибуллина һәм Гөлүзә Сәмигуллина килеп җиттеләр.

  • Вакытны янга калдыру өчен велосипедларда килдек. Бүген минем ял көнем булса да, авылда эшнең иң күп чагы, – диде Гөлсинә  Хәбибуллина.
    Лаеклы ялда булса да, күрше Уразай авылы кибетендә сатучы булып эшләвен дәвам итә ул.
    – Эшкә дә кайчак велосипедта, кайчак квадроциклда барам, – ди.
    – Ә буш вакытыбыз булдымы, велосипедларыбызга утырабыз да урманга китәбез. Урман якында гына. Шунда саф һава сулап кайтабыз. Ә кышын рәхәтләнеп чаңгыда җилдерәбез, – ди Гөлүзә Сәмигуллина.

    Спортта гына түгел , хезмәттә тә бердәм Чилчә халкы. Көзен бергәләп каз өмәләре уздыралар, мәҗлесләргә дә бергәләп әзерләнәләр алар.
    – Сайлауларда тавыш бирү очрашу өчен тагын бер сәбәп булды. Илебез тыныч булсын, республикабыз тагын да гөрләп чәчәк атсын, авылларыбыз яшәсен дигән теләкләр белән тавыш биргәннән соң  велосипедка утырып яраткан урыннарыбыздан әйләнеп кайтабыз, – дип, шунда ук юлга кузгалдылар спорт сөюче ханымнар.
    – Чилчә авылы 494нче санлы Уразай участогына карый. Биредә тавыш бирү өчен махсус бина булмау һәм транспорт йөрмәү сәбәпле, сайлаулар вакытында менә шулай күчмә әрҗә алып килергә туры килә.  Бу авыл халкы спортта,  өмәләрдә генә түгел,  сайлауларда да бик актив, – дип, олы рәхмәтен җиткерде чилчәлеләргә 494нче сайлау участогы рәисе Илгизә Фәрдетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев