Әгерҗедә яшәүче Фәния Мөхәммәтшинаның гомер юлы җыр белән бәйле
Өч-дүрт яшеннән гармун төймәләренә баса башлаган нәни сәләтле кыз соңрак анда уйнарга өйрәнә, мәктәп елларында шигъри юллар туа башлый, аларга көйләр языла. Шунысы үзенчәлекле, Фәния ханым һәр җырын үзе гармунда уйнап, җырлап халыкка җиткерә.
АЛТЫ БАЛА ДА – ГАРМУНЧЫ
Кодаш авылында Мифтахетдиновлар йортында гармун көйләре яңгырамаган көн булмый диярлек. Чөнки гаилә башлыгы Фәхретдин авылның иң оста гармунчыларының берсе була. Җәмәгате Мәдинә – оста җырчы. Бер-бер артлы туган алты бала да өч-дүрт яшьләрендә гармун шыгырдата башлый.
– Өйдә әти уйный торган баян белән аккордеон гына бар иде. Аларда уйный белсәк тә, клубтагы гармуннар безнең өчен җиңелрәк кебек тоелды. Әни клубта эшләгәч безнең өчен аның ишекләре һәрчак ачык булды һәм без шул гармуннарда уйнарга өйрәндек. Ә соңрак әти алты баласына да гармуннар алып бирде, – ди Фәния ханым.
Заманында колхозда җитәкче, соңрак тимерче булып эшләгән, балта остасы булып танылып, бик күп йортлар салган Фәхретдин абый эштән ничек кенә алҗып кайтса да, кулына гармун алмый калмый.
– Әти күбрәк моңсурак көйләр уйнарга яратты, – ди Фәния ханым.
Әти-әнисе дә, яраткан энесе дә, ике абыйсы да мәрхүмнәр инде. Әгерҗедә яшәүче Флүр абыйсы, Тирсәдәге Фәридә апасы белән очрашканда кулларына гармун алмый калмыйлар.
ГАРМУН – ГОМЕР ЮЛДАШЫ
Арча педагогия училищесында укыганда Фәния гармунда уйнау серләренә ныграк төшенә, ноталарны өйрәнә. Соңыннан читтән торып Казан дәүләт университетында укыганда, Тирсә мәктәбендә 30 ел укучыларга белем һәм тәрбия биргәндә дә гармуннан аерылмый. Мәктәп чараларын, дәресләрне гармун моңнарына күмә, яшь буынны әлеге уен коралында уйнарга өйрәтә. Ул вакытларда авылда юбилей-туйлар алып бара. Шул рәвешле, алыштыргысыз дусты гармун белән күпме кешене бәхетле итә.
ЯРАТЫП ЭШЛИ
Әгерҗенең Заводская урамындагы мәдәният йорты Фәния Фәхретдин кызы Әгерҗегә күчеп килгән 2016 елда ачыла. Аны бирегә сәнгать җитәкчесе итеп эшкә чакыралар. Соңыннан ул клуб белән җитәкчелек итә. Ун ел эшләү дәверендә күпме бәйрәм-кичәләр оештыра. Аларны үзе гармунда уйнап, җырлап бизи. Сәхнә әсәрләре язып үзешчәннәр белән аларны тамашачыларга тәкъдим итәләр. Үзе оештырган “Су юлы” ансамбле белән район үзәгендә генә түгел, Казан сәхнәләрендә чыгышлар ясыйлар.
– Яратып, күңел биреп эшләдем, – ди Фәния апа.
ГОМЕРЛӘРНЕ ОЗАЙТАЛАР ҖЫРЛАР
Гомере буе иҗатта кайнаган Фәния ханым хәзер дә абыйсы Флүр бүләк иткән “Восток”, әле мәрхүм энесе Фердинандның төсе итеп саклаучы “Тула” гармуннарын алып җыр суза.
Ул йөздән артык шигырьне көйгә салган. Алар арасында җирле шагыйрьләр Чыңгыз Мусин, Наил Нәбиуллин, Асия Корбангалиева шигырьләренә иҗат ителгәннәре дә бар. Ә җитмешенекенең сүзләре дә, көе дә – үзенеке.
– Илһам күбрәк төнлә килә. Шигырь дә, көй дә бергә туган очраклар күп. Борчу килсә, күңелне моңсулык биләп алса, шигырь тумый калмый, – ди ул.
55 яшьлек юбилеена “Безнең гомерләрне озайталар җырлар“ исемле шигырьләр китабы чыгарган булган. Киләсе елга 65 яшьлек юбилеена да китап бастыру хыялы белән яна.
– Гармун гомер буе минем иң якын дустым, туендыручым, юатучым, сердәшем, булды. Һәм мин аннан аерылмаячакмын, – ди Фәния ханым.
Нет комментариев