Кичкетаң укучылары роботлар турында турында сөйләштеләр
Яшәеш

Кичкетаң укучылары роботлар турында турында сөйләштеләр

Дәрес “Ясалма интеллект дигәч, нәрсә күз алдыгызга килә” дигән сораудан башланды

Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы уңаеннан Кичкетаң мәктәбендә узган Сан дәресе “Ясалма интеллект” дип аталды һәм аны “ТАТМЕДИА” Республика матбугат һәм массакүләм агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова алып барды. 
9-10 сыйныф укучылары белән узган дәрестә шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Шәрипов катнаштылар. 

Дәрес “Ясалма интеллект дигәч, нәрсә күз алдыгызга килә” дигән сораудан башланды. Укучылар бертавыштан “робот” дип җавап бирделәр. 

Роботлар темасы кешелек өчен һәрвакыт актуаль булып кала. Бүгенге җәмгыятьтә роботларның ниндиләре генә юк: робот-уенчык, робот-тикшерүче, робот-җыештыручы һәм башкалар. Медицинада кулланыла торган УЗИ системасы да шул ук роботка, ягъни ясалма интеллекта керә.

– Хәзерге вакытта роботлар бик күптөрле. Татарстанда IT-өлкәгә багышланган тулы бер шәһәрчек бар. Ул – Югары Ослан районындагы Иннополис шәһәрчеге. “Акыллы шәһәр” концепциясе Иннополиста яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен һәм яшәешен уңайлы итәргә ярдәм итә, – дип дәвам итте Эльвира Фәнисовна. – Иннополиста робототехника, программалаштыру, информатика буенча бик күп ярышлар уза. 

Иннополиста азык-төлек ташучы робот эшли. 2018 елдан бирле биредә пилотсыз машиналар хәрәкәт итә. Сайлаулар вакытында гадәти сайлау комиссиясе хезмәткәрләре урынына роботлар каршы ала. 

Мәскәү метросында машинистсыз берничә состав хәрәкәт итә. 

“Ә сез мондый поездарга ничек карыйсыз?” дигән сорауга укучылар “бераз куркыта” дип җавап бирделәр. 

Укучылар дәрес барышында “тавышлы ярдәмчеләр” турында да сөйләштеләр. Болар – “Алиса” дип аталган тавышлы ярдәмесе булган “Яндекс.Станция Мини” акыллы колонкасы һәм башкалар. 

Дәрес укучыларның зур активлыгы белән узды. Укучылар ясалма интеллектның барлык өлкәләргә үтеп керүен анык мисалларда күрделәр, видеофильмнар карадылар. 


– Ясалма интеллект тормышка көннән-көн тирәнрәк үтеп керсә дә, ул кешене тулысынча алыштыра алмый. Бу, бәлки, кайбер һөнәрләрнең яшәештән юкка чыгуына китерер. Алар урынына IT-өлкә белән бәйле башкалары пәйда булыр.
 

Әмма ничек кенә булмасын, без бүген яшәешнең яңа этабында торабыз. Һәм ул этапны ясалма интеллекттан башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә мин сезгә, укучылар, шушы IT-өлкә белән бәйле һөнәрләр сайларга, бу юнәлешне күбрәк өйрәнергә тәкдим итәм. Шул юлдан китсәгез, оттырмассыз, – дигән киңәшен җиткерде укучыларга Эльвира Әхмәтова.


Нет комментариев