Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Кечкенә малай һәм аның әтисе бөтен авылны янгыннан коткарган

Аларны бүләкләргә телиләр

Самара өлкәсендә эколог булып эшләүче ир-атны һәм аның улын бүләкләргә җыеналар.

Анда чак кына бер авыл янмый калган. Фаҗига булдырмый калган өчен, алты яшьлек малай һәм аның әтисен бүләкләргә җыеналар.  Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кырдагы үләнгә кемдер ут төрткән. Ут «дулкыны» чак кына торак йортларга күчми кала.

Бу вакытта биредә яшәүче эколог һәм аның нәни улы якыннан гына узып бара. Ялкынны беренче булып бала күреп ала.

Шуннан соң алар әтиле-уллы утны сүндерә башлыйлар, экстрен хезмәтләргә хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, алты яшьлек малай һәм аның әтисе шактый мәйданда утны туктатырга өлгерә. Аларның өс һәм аяк киемнәре кызудан эри башлаган була, диелә хәбәрдә.

Фото: видеодан скриншот

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев