Яңавылда – зур вакыйга
“Бу юлны төзекләндерү өч елга исәпләнгән иде. “Автотехникс” юл төзүчеләре әлеге эшләрне ике ел эчендә башкарып чыгу бурычын куйдылар һәм аны үтәделәр дә. Барлык эшләр яңа технологияләр нигезендә заман таләпләренә, тиешле шартларга туры китереп башкарылды”, – дип билгеләп үтте юлны ачу уңаеннан узган тантанада район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев.
Ун чакрым тәшкил иткән әлеге участокны төзекләндерү эшләре узган ел башланган иде
– Эш күләме зур булуга карамастан, реконструкцияләү җайлы гына барды. Бу – район һәм авыл җитәкчеләренең, юл төзүчеләрнең, авыл халкының бердәм һәм килешеп эшләве нәтиҗәсе, – диде юл төзекләндерү эшләрен алып барган “Автотехникс” предприятиесенең Әгерҗе районы участогы җитәкчесе Марат Фәсхетдинов.
Әлеге араны капиталь төзекләндерү белән бергә, янга калдырылган акчалар хисабына авылның Ленин урамы юлын да яңартканнар
– Бездә, чыннан да, зур һәм матур вакыйга бүген. Безнеке кебек кечкенә җирлекләргә күрсәтелгән зур игътибар һәм авыл халкына тудырылган уңайлыклар өчен, иң беренче чиратта, Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Ленар Нургаяновка һәм аның командасына, “Автотехникс” оешмасы җитәкчелегенә һәм юл төзүчеләргә авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип дәвам итте Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Мәгъсум Салихов.
Ул Марат Нуретдиновичны һәм бер төркем юл төзүчеләрне Рәхмәт хатлары тапшырып зурлады.
Ике ел эчендә бу җирлектә барлык проблемалы юл участокларының тәртипкә китерелүе, чыннан да, бик зур вакыйга. 2024 елның ноябрендә Яңавыл белән Яңа Бәзәкә арасындагы биш чакрым участок кулланылышка тапшырылган иде. Шул ук елны Әрем авылына илтүче юлга вак таш түшәлде. Димәк, җирлеккә керүче һәр авылдан олы юлга кадәр җилдереп кенә узарга була бүген.
– Без дә тигез матур юллы булдык, Аллаһыга шөкер. Әле озак еллар үзебезгә дә шушы юллардан йөрергә, кунакка кайтучы балаларыбызны, оныкларыбызны каршы алып, озатып яшәргә язсын иде, – диде авыл халкы исеменән чыгыш ясаган Рәмзия ханым Гыйльметдинова.
Җитәкчеләр символик билге ярдәмендә яңартылган юлдагы хәрәкәтне ачык дип игълан иткәннән соң әлеге юлдан иң беренче булып “Автотехникс” оешмасы техникасы узды. Флаглар эленгән машиналарның тезелешеп, көзге матур көндә тигез шома юллардан үтүе бик матур күренеш иде, әлбәттә.
– Иң зур теләк – исән-имин йөрергә язсын... Тантананы изге Коръән сүзләреннән, дога кылудан башлаган Яңавыл имамы Сирин хәзрәт Мөхәммәтдиновның бу теләкләре юлларда йөрүче һәркемне саклап йөртсә иде.
Белешмә:
Ун чакрымга сузылган юл участогы “Сыйфатлы һәм имин автомобиль юллары” милли проекты кысаларында реконструкцияләнгән.
Нет комментариев