Салагышлылар викторинада сыналганнар
Авыл тормышы

Салагышлылар викторинада сыналганнар

Салагыш мәдәният йортында Татарстан Конституциясе көне уңаеннан чара узган

Китапханәдә «Без бергә» исемле күргәзмә ясалган.

Викторинада «Тапкырлар» һәм «Зирәкләр» командалары катнашканнар, сорауларга җаваплар биргәннәр. «Зирәкләр» командасы җиңү яулаган.

Музей җитәкчесе Хәлимә Хөснетдинова бәйрәм тарихы турында сөйләгән.

Чара җыр-биюләр белән үрелеп барган. Милләтләр дуслыгы биюен башкарганнар. 75 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үткән Сания Вәлиева, Галимә Әхмәтшинага бүләкләр тапшырганнар.


Нет комментариев