Яңавыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Янавылда Пушкин картасы буенча «Халык утырмалары» дигән чара уздырганнар
Чарада өлкән һәм яшь буын катнашкан. Кызларны элеккеге көнкүреш әйберләре, кул эшләре, авылдагы гореф-гадәтләр белән таныштырганнар.
Хәзер сирәк кулланыла торган йон эрләүдә төп кораллар булган каба, орчыкларны эшкә җиккәннәр. Ә осталар – авылның уңган апалары Гөлнәфис Мәҗитова, Розалия Муллахмәтова. Алар сарык йонын эшкәртүдән алып оекбаш итеп бәйләгәнчегә кадәр эш тәртибен күрсәткәннәр. Йонны тигез эрләү серләрен ачканнар.
Чара барышында катнашучылар май язуның барышын да күзәткәннәр. Каймакны озак вакыт болгатканда аның май һәм әйрәнгә ничек бүленүен, аны бер-берсеннән ничек аеруларын, майны салкын су белән юуларын, түгәрәк формасына китерүләрен белгәннәр.
Каз мамыгыннан мендәр ясауда кызлар үзләре дә катнашканнар.
Нет комментариев