Индиядә Руслан Закиров һәм аның шәкерте Илгиз Гыйләҗев медальләр яуладылар
Спорт дөньясында

Индиядә Руслан Закиров һәм аның шәкерте Илгиз Гыйләҗев медальләр яуладылар

Дөнья чемпионатыннан медальләр белән

ИНДИЯДӘ КУЛ КӨРӘШЕ БУЕНЧА УЗГАН ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНДА ӘГЕРҖЕ СПОРТ МӘКТӘБЕ ТРЕНЕРЫ РУСЛАН ЗАКИРОВ – АЛТЫН, АНЫҢ ШӘКЕРТЕ ИЛГИЗ ГЫЙЛӘҖЕВ КӨМЕШ МЕДАЛЬ ИЯЛӘРЕ БУЛДЫЛАР. / ФОТОЛАРНЫ Р.ЗАКИРОВ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
ИНДИЯДӘ КУЛ КӨРӘШЕ БУЕНЧА УЗГАН ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНДА ӘГЕРҖЕ СПОРТ МӘКТӘБЕ ТРЕНЕРЫ РУСЛАН ЗАКИРОВ – АЛТЫН, АНЫҢ ШӘКЕРТЕ ИЛГИЗ ГЫЙЛӘҖЕВ КӨМЕШ МЕДАЛЬ ИЯЛӘРЕ БУЛДЫЛАР. / ФОТОЛАРНЫ Р.ЗАКИРОВ ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Индиядә кул көрәше буенча узган Дөнья чемпионаты ярышларында Әгерҗе спорт мәктәбе тренеры Руслан Закиров һәм аның шәкерте Илгиз Гыйләҗев медальләр яуладылар. Дәрәҗәле бәйгедә ике спортчының пьедесталга күтәрелүе – Әгерҗе районы өчен зур горурлык.

Индия башкаласы Нью-Делида узган ярышта 60тан артык илдән 1700 спортчы сыналды. Әгерҗе районы спортчылары Россия җыелма командасы составында ярыштылар. Ә анда катнашу хокукы аларга Орел шәһәрендә узган Россия чемпионаты ярышларында призлы урыннар алгач бирелгән иде. 

Руслан яшүсмер вакытыннан ук кул көрәше белән шөгыльләнә. 20 еллап Әгерҗе спорт мәктәбендә әлеге спорт төре буенча тренер ул. Бик күп Россия чемпионнары тәрбияләде. Шәкертләре дөньякүләм ярышларда районыбыз данын лаеклы яклыйлар. 

Руслан Рәмзил улы дәрәҗәле бәйгедә Дөнья чемпионы булды. Ул – үз үлчәү категориясендә алтын медаль иясе. Илгиз яшүсмерләр арасында көмеш медальгә лаек.

ИНДИЯДӘ КУЛ КӨРӘШЕ БУЕНЧА УЗГАН ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНДА ӘГЕРҖЕ СПОРТ МӘКТӘБЕ ТРЕНЕРЫ РУСЛАН ЗАКИРОВ – АЛТЫН, АНЫҢ ШӘКЕРТЕ ИЛГИЗ ГЫЙЛӘҖЕВ КӨМЕШ МЕДАЛЬ ИЯЛӘРЕ БУЛДЫЛАР. / ФОТОЛАРНЫ Р.ЗАКИРОВ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
ИНДИЯДӘ КУЛ КӨРӘШЕ БУЕНЧА УЗГАН ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНДА ӘГЕРҖЕ СПОРТ МӘКТӘБЕ ТРЕНЕРЫ РУСЛАН ЗАКИРОВ – АЛТЫН, АНЫҢ ШӘКЕРТЕ ИЛГИЗ ГЫЙЛӘҖЕВ КӨМЕШ МЕДАЛЬ ИЯЛӘРЕ БУЛДЫЛАР. / ФОТОЛАРНЫ Р.ЗАКИРОВ ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Иж-Бубый егете Илгизгә – 17 яшь. 4 сыйныфта укыганда әтисе Әгерҗе спорт мәктәбенә йөртә башлый. Илгиз 14 яшендә Россия чемпионы була.

– Әлеге дәрәҗәле ярышка баруда район башлыгы Ленар Нургаяновның ярдәме зур булды. Районда спортны үстерү өчен мөмкинлекләр булдырганы һәм спортчыларга һәрьяклап булышлык күрсәткәне өчен зур рәхмәт аңа, – ди Руслан.

– Ирешкән уңышлар чик түгел. Илгизнең дә Дөнья чемпионы булуын телим. Аның әлеге спорт төрен яратуы, даими шөгыльләнүе, ярышларда үҗәтләнеп катнашуы – башкаларга да матур үрнәк, – ди Руслан Рәмзил улы, шәкерте белән горурланып.


Нет комментариев