Ветеран хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде
Бүген Әгерҗедә сугыш ветераны Нури ага Мистаховны соңгы юлга озаттылар. Әгерҗе район Советының IV утырышы башланыр алдыннан ветеран хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.
– Кызганычка каршы, хөрмәтле ветераннарның сафы сирәгәя бара. Фронтта үзен аямыйча көрәшкән, тыныч тормышта фидакарьлек үрнәге булган Нури Мистахов кебек ветераннарыбызны безнең онытырга хакыбыз юк, – дигән сүзләр белән район башлыгы Азат Вәлиев ветеранның сугышчан һәм хезмәт юлын искә төшерде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев