Сугыш ветераны Нури Мистахов вафат
Район тормышы

Сугыш ветераны Нури Мистахов вафат

Кайгылы хәбәр килеп иреште

Әгерҗе районында 96нчы яшендә сугыш һәм хезмәт ветераны Нурий МИСТАХОВ вафат булды.

Башкортостанның Яңавыл районы егетенең сугыштан соңгы гомер юлы Әгерҗе белән бәйле.

Сугышка алынганда 17 яшьлек кенә булган Нури сугышның нинди куркыныч афәт булуын күз алдына да китермәгәндер. Әмма үлемнән курыкмадым, дип искә ала иде ул.

- Яу кырында берәү дә үлем турында уйламый. Задание бирәләр икән, син аны үтәргә тиеш. Кеше гомере секундлар белән исәпләнә. Алдан бернинди план кору да юк, сугышта хыялларга бирелү турында сүз дә булу мөмкин түгел, - дип сөйләгән иде Нури ага.

Ул фронтта офицерларның да, солдатларның да бер гаилә булып, бер-берсенә терәк, бер-берсен якларга әзер булып яшәүләрен дә сөйләде.

- Офицерлар белән бергә кар өстендә йокладык, бер савыттан ашадык. Без - 18-20 яшьлек егетләр туган илебез азатлыгы өчен үз-үзебезне аямый көрәштек дип горурланып әйтә алам. Шулай берсендә атулар тынган вакытта дүртәүләп тыныч кына сөйләшеп бара идек, немец пулясы батальон командирының эченә тиде. "Мине атып үтерегез, авыртуга чыдап булмый", дип өзгәләнде инде командир. Гомерен саклап калалмадык, 20 минуттан ул җан бирде. Иң авыры - менә шундый мизгелләрдә бер-береңә булыша алмау иде.

Нури абыйга фронтта маршал Жуков белән дә танышырга, хәтта аның фатирында булырга туры килә. Ул үзе дә Жуков медаленә һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. Бөек Җиңүне Австриядә каршы ала.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев