Көн темасы

Көчле җил һәм буран көтелә

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанда алдагы көннәрдә буран һәм көчле җил көтелә. Һава шартларының начарлануы турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтү таратты. 

Һава шартларының бозылуы
бүген төнлә һәм көндез көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Күпчелек районнарда көндез юеш кар явачак. Минималь һава температурасы төнлә 4тән 9 градуска кадәр салкын, аязганда 14 градуска кадәр салкын торачак.

Максималь температура районнарда көндез -2дән +3 градуска кадәр булачак.
(“Татар-информ“) 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев