Татарстанда һәр бишенче бала Россия Социаль фондының ТР бүлегеннән Бердәм пособие ала
СФР

Татарстанда һәр бишенче бала Россия Социаль фондының ТР бүлегеннән Бердәм пособие ала

Түләү күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда билгеләнгән балага яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итәргә мөмкин

Республикада Бердәм пособиене 184 906 бала ала. 2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бу түләүне 14 млрд сумнан артык җибәрде. Түләүгә гаиләдә бер кешегә айлык кереме җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме кимендә 8 МРОТ тәшкил иткән гаиләләр хокуклы. 

Түләү күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда билгеләнгән балага яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итәргә мөмкин. 2026 елда бу сумма 15 615 сумга тигез. 

Минималь керемне билгеләгәндә, хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керемнәрдән тыш, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие исәпкә алына.

Картлык, туендыручысын югалту яисә инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның нигезле сәбәбе булып танылды. Хисап чорының 10 ае дәвамында керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нуль керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү турындагы кагыйдә саклана. 

«Бердәм пособие — балалы гаиләләргә ярдәм итүнең төп чараларының берсе, һәм без бу түләүнең никадәр кирәк булуын күрәбез. Ел башыннан без бу максатларга 14 млрд сумнан артык акча күчердек. Быел гамәлгә кергән барлык үзгәрешләр эшли инде, һәм гаиләләр индексацияләнгән күләмдә түләүләрне тоткарлыксыз ала», - дип билгеләде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә, социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев