Әгерҗе үзешчәннәре Казанда солдатларга концерт куйдылар
11 июль – язгы чакырылышның соңгы көнендә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин һәм үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева җитәкчелегендә Әгерҗе үзешчәннәре Казандагы “Патриот“ үзәгенә барып солдатларга концерт куйдылар.
Эдуард Мираев, Оксана Михайлова, Наил Таҗиев, Ләйсән Тимуршина, Марсилә Муллахмәтова җырларын, Марат Муллахмәтовның өздереп гармунда уйнавын, “We dance” коллективының дәртле биюләрен егетләр бик яратып кабул иттеләр. Артистлар солдатларның уңышлы хезмәт итеп, туган якларга исән-сау кайтуларын теләделәр.
Эльвира Нәбиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев