Район китапханәләре байый
Соңгы елларда ТР Мәдәният министрлыгы китапханәләргә бүләк – китап укучыларга шөгыльләнү өчен өстәлләр һәм китаплар тезү өчен бик уңайлы стеллажлар бүләк итә.
Безнең район китапханәләре дә ел саен әлеге җиһазлар белән тулылана. Әгерҗедәге балалар, Красный бор, Тирсә китапханәләре хезмәткәрләре әлеге җиһазлар кайтартылуына сөенеп туялмый. Күптән түгел Исәнбай авыл китапханәсенә дә аларны урнаштырдылар.
- Балалар әлеге матур, уңайлы өстәлне бик яраттылар. Без анда китаплар укыйбыз, төрле темаларга әңгәмәләр үткәрәбез, – ди китапханәче Эльза Кәримова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев