Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Удмурт чибәре“ – Әгерҗе кызы

Балтач районында республика күләмендә уздырылган “Гырон-быдтон“ бәйрәмендә Әгерҗе районыннан ике коллектив – Варкләд-Бодьядан “Инвис“ һәм “Чингыли“ катнаштылар.

 

Гырон-быдтон да, нәкъ Сабантуй кебек, язгы кыр эшләре төгәлләнүне бәйрәм итүгә багышлана.

 

Удмурт мәдәниятенең  республика күләмендә Гырон -быдтон бәйрәме узган ел Менделеевский районында үткәрелгән иде, быел Балтачта – бистәнең “Сабантуй” ял  паркында оештырылды.

 

Бу бәйрәм 1998 елдан башлап, республика күләмендә зурлап үткәрелә. Быел да республиканың төрле районнарыннан килгән удмурт фольклор коллективлары чыгыш ясады.  

“Удмурт чибәре“ булып Варкләд-Бодьядан Алина Пислегова калды. Ә шушы ук авылдан Павел Матвеев “Батыр“ бәйгесендә икенче урын алды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев