Әгерҗе чаңгычылары ирешкән уңышлар республикада өченче урын белән бәяләнде
Казанда чаңгы ярышлары һәм биатлон Федерациясе чаңгы сезонын йомгаклауга багышланган еллык коллегия утырышында Әгерҗенең иң көчле чаңгычылары һәм аларның тренерлары хөрмәтләнделәр.
Әгерҗенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2017-2018 елгы сезонда чаңгы ярышлары буенча ирешкән уңышлары өчен республиканың барлык район спорт мәктәпләре арасында өченче урынга лаек булды. Коллегиядә катнашкан тренерлар Евгений Яркеев, Геннадий Орехов, Эдуард Михайлов Кубок белән бүләкләнделәр.
Районның иң яхшы чаңгычысы – Бима мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, Татарстан, Удмуртия күләмендә бик күп ярышларда катнашып җиңүләр яулаган Богдан Павлов 2001-2002 елгылар арасында республиканың җыелма командасы составына кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев