Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе футболчылары Сочига барып җитте

Футбол буенча Дөнья чемпионаты башланырга санаулы гына көннәр калып барганда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Алексей Колчин кулы астында шөгыльләнүче 12-13 яшьлек спортчылар Сочида узган ярыштан көмеш медаль белән кайттылар.

 

Әгерҗе футболчыларының Россия тимер юл транспорты хезмәткәрләре балалары өчен узучы спартакиадада беренче катнашулары түгел инде. Барган саен матур җиңүләр белән кайталар алар. Ә менә Ильяс Хөснетдинов, Илдар Әхмәтҗанов, Тимур Шахмин, Мирослав Евлеев, Марсель Хөснуллин, Ислам Хәлиуллин, Артем Капитонов әлеге төр ярышта тәүге тапкыр сыналдылар һәм уңышлары да сөенерлек, горурланырлык булды.

  •  Россиянең 16 төбәгеннән килгән иң көчле командалар арасында икенче урын алу зур җиңү дип уйлыйм. Финалда да көндәшләрдән аерма нибары бер очко булды, – ди Алексей Колчин.

Бу малайлар – 5-6 яшьтән бирле футбол кырында. Җитезлек, тәвәккәллек, чыдамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләүче әлеге спорт төрен яратулары турында сөйләгәндә күзләре яна аларның.

  •  Атнага биш тапкыр стадионда шөгыльләнәбез. Башта разминка – йөгерү, төрле күнекмәләр эшләү... Аннан ике командага бүленеп уйныйбыз. Бу спорт ялкау, иренчәкләр өчен түгел. Биредә киресенчә үҗәтлек, җитезлек, жәлт кенә уйлау таләп ителә, – ди Тимур Шахмин.

Сочига барганчы яшь спортчылар ел дәвамында төрле ярышларда катнашканнар. Республика күләмендә узучы бәйгеләрдә аларга бер генә команданың да “теше“ үтмәгән. Ярыштан-ярышка “копилка“ларын медальләр белән тулыландырып кына барганнар.

  •  Ә шулай да безгә иң ошаганы Сочи булды. Спартакиаданың зур әзерлек белән узуы, футбол кырының яхшылыгы, яшь спортчыларга булган караш – барысы да бишлелек, – ди команда капитаны Ильяс Хөснетдинов.

Яшүсмерләр ике кешелек бүлмәләрдә яшиләр, витаминлы ризыклар белән тукланалар. Көн саен диңгездә коенып организмнарын чыныктыралар. Сочи буйлап сәяхәт итәләр.

  •  Ярышка киткәндә бездә 5-6 градус җылылык иде. Ә анда 30 градус эсселек. Һава торышы гына бераз “аяк чалды“. Андый эсселеккә әле без әзер түгел идек, – ди Алексей Владимирович.

Шуңа карамастан командаларны бер-бер артлы җиңүгә ирешәләр футболчылар. Хәлиткеч уен – финалда гына көндәшләренә биреләләр. “Кәефне төшермәдек, борчылмадык. Бу безнең өчен җиңүгә омтылыш булды“, диләр.

Яшүсмерләрнең һәрберсен медаль, Грамота, дүртәр мең сумлык сертификат, футбол костюмы, сувенирлар белән бүләкләгәннәр.

  •  Мондый бүләкләрнең төшкә дә кергәне юк иде, – диләр яшүсмерләр куанып.

Тренер да үз фикерен әйтеп куя:

  •  Районда спорт белән шөгыльләнү өчен шартларны тагын да яхшыртырга, менә шундый зур җиңүләр яулап кайткан балаларга карата игътибарны арттырырга кирәк. Спорт инвентарьлары җитми, футболчыларның костюмнары юк, ярышка бара башласаң финанс яктан кытлык... – дип үзен күптән борчып килгән проблемаларны санап китә ул.

“Футбол – безнең өчен тормыш ул“ дип янучы, данлыклы “Зенит“, Барселона“ һәм, әлбәттә, үзебезнең “Рубин“ командалары өчен җан атучы, киләчәктә тормышларын әлеге спорт төре белән бәйләргә хыялланучы мондый малайларны, чынлап та, үсендереп торырга кирәк шул...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев