Бары бер көн, 8 сентябрьдә, 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин
8 сентябрьдә республикада җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак.
Тавыш бирү бердәм һәм бермандатлы сайлау округлары буенча үтә. Әгерҗе муниципаль районы 43нче санлы Ык буе бермандатлы сайлау округы составына керә. Тавыш бирү көнендә сайлаучылар ике бюллетень ала: бер бюллетень буенча партия исемлеге өчен тавыш бирергә кирәк, икенче бюллетень буенча депутат сайлау тиешле. Бары бер көн, 8 сентябрьдә, 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Сайлаучы сәламәтлеккә, инвалидлыкка, ихтыяҗы булган затларны тәрбияләүгә бәйле рәвештә яки башка нигезле сәбәп белән үз сайлау участогына килә алмаган очракта өйдә тавыш бирергә була. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, өйдә тавыш бирү нияте хакында әйтергә кирәк. Сайлаучы участок сайлау комиссиясенә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә, шулай ук туганнары, күршеләре яисә социаль хезмәткәр ярдәменнән файдалана ала. Мондый гаризалар участок сайлау комиссиясендә 8 сентябрь көнне 14 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Булу урыны буенча тавыш бирү турында гариза биргән “мобиль сайлаучылар” шулай ук булу урыны буенча исемлеккә кертелгән сайлау участогында, шул исәптән бинадан читтә дә тавыш бирә алалар.
Үзегезнең сайлау участогын, шулай ук үз сайлау участогыгызда сайлаучылар исемлегенә кертелүкертелмәвегезне белү өчен РФ һәм ТР Үзәк сайлау комиссияләре сайтларындагы “Үз сайлау участогыңны тап” һәм “Үзеңне сайлаучылар исемлегендә тап” санлы сервисларыннан файдаланырга мөмкин.
Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны, шулай ук референдум турында башка өстәмә мәгълүматны http://agryz.tatarstan.ru сайтыннан һәм 2-29-55, 2-15-61, 2-27-05 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев