“Урманнарны саклыйк” акциясе узды
Көзге матур көннәрдә Әгерҗедә “Урманнарны саклыйк” акциясе узды. Аның кысаларында оешма-учреждение хезмәткәрләре, педагоглар, мәктәп укучылары билгеләнгән участокларга агачлар утырттылар.
“Әгерҗе урманчылыгы” учреждениесенең Красный бордагы питомнигында үстерелгән нарат, каен, усак, юкә үсентеләрен өч мәйданчыкка утырту планлаштырылган иде. 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачкан яңа 1нче гимназия янындагы Кулышев урамы, Чайковский урамындагы скейт-парк территориясе, шулай ук Вокзальная урамында әле быел гына төзелгән парк тирәсендә эш кайнады. Уртак тырышлык белән әлеге мәйданчыкларга 400 данә агач үсентесе утыртылды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәп-интернат педагоглары Рафилә Загуменова һәм Гөлназ Шакирова да әлеге эшкә бик теләп кушылдылар.
– Агач утырту элек-электән изге эш саналган. Шуңа бик теләп йөрибез. Берничә елдан “бу бит без утырткан агачлар”, дип сокланып узарга язсын, – ди Рафилә Загуменова.
Нет комментариев