Яшәеш

Әгерҗе бакчачылары, сезнең өчен

Чәчәкләр патшабикәсе саналган роза - бик нәзберек гөл. Гөблә (тля) дә һөҗүм итсә, ул начар үсә, яфраклары бөтерелеп килә һәм коела, чәчәк бөреләре ачылмый кала. Шуңа күрә без сезгә бик гади, әмма бакчачылар яратып куллана торган ысулларны тәкъдим итәргә булдык. Гөбләне бетерү өчен иң киң таралган ысул - сабын ярдәмендә...

Чәчәкләр патшабикәсе саналган роза - бик нәзберек гөл. Гөблә (тля) дә һөҗүм итсә, ул начар үсә, яфраклары бөтерелеп килә һәм коела, чәчәк бөреләре ачылмый кала. Шуңа күрә без сезгә бик гади, әмма бакчачылар яратып куллана торган ысулларны тәкъдим итәргә булдык.

Гөбләне бетерү өчен иң киң таралган ысул - сабын ярдәмендә ясалган катнашма. Моның өчен кер сабынын угычтан уып бер чиләк суда җебетәләр һәм сиптергеч ярдәмендә чәчәкне коендыралар яки сабакны чиләккә тыгып яхшылап чылаталар.

Сарымсак та гөбләне юк итәргә мөмкин. Моның өчен 200 грамм сарымсакны яки аның кыягын ваклап бер литр суга салалар да биш көн тоталар. Соңыннан сөзеп, ун литр суга дүрттән бер стакан төнәтмәне салып чәчәккә сибәләр.

Йод һәм сөт катнашмасы - гөбләгә каршы менә дигән чара. Ярты стакан сөтне йодның күбеге белән болгаталар да бер литр суга салалар һәм розаның яфрак, сабакларын яхшылап чылаталар.

Көл дә - гөбләнең дошманы. Ике стакан көлне ун литр суга саласың һәм бер тәүлек тотасың. Шуннан соң әлеге катнашманы чәчәккә сибәсең. Катнашма тагын да куәтлерәк булсын дисәгез, аңа 40-50 грамм кер сабыны да өстәргә мөмкин.

Шулай ук горчица (100 грамм порошокны 10 литр суга салып), суган кабыгы (20 грамм кабыкны 10 литр суга салып), канлы үлән (су белән бергә-бер исәбеннән), тәмәке (бер литр суга 40 грамм) ярдәмендә дә гөбләне юк итәргә мөмкин.

Бу чаралар белән корткычны җиңә алмаган очракта биопрепаратлар кулланырга мөмкин. "Фитоверм", "Актовит" дигәннәрен инструкциядә күрсәтелгәнчә курыкмыйча куллана аласыз. Әгәр сезнең артык тырышлык куймыйча, бер сиптерүдә корткычлардан котыласыгыз килә икән, ул вакытта "Актара", "Кинмикс", "Конфидор", "Интавир", "Децис", "Искра" кебек химик препаратлар сатып алыгыз. Әмма аларны кулланыр алдыннан инструкциясен яхшылап укыгыз. Химик препаратларны өй эчендә үсә торган розалар өчен куллану катгый рәвештә тыелганлыгын истән чыгармагыз.

ххх

Роза шулай ук ончыл чык дигән гөмбә авыруына да тиз бирешә. Әлеге авырудан түбәндәге катнашма булыша: бер аш кашыгы содага бер бал кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык, бер аш кашыгы үсемлек мае, бер төймә эретелгән аспирин салабыз һәм 4,5 литр суда болгатып чәчәккә сибәбез.

Моннан тыш, авыруларга бирешмәсен өчен язын һәм көзен чәчәк тирәсенә көл дә сибәргә кирәк (бер квадрат метрга 100-120 грамм исәбеннән).

Роза гөлегез матур һәм купшы булып үссен, бакчачылар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев