Әгерҗедә талантлы гаиләләрне барладылар
Яшәеш

Әгерҗедә талантлы гаиләләрне барладылар

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында узган “Талант гаиләдә туа“ бәйгесенең йомгаклау туры 3нче мәктәптә узды һәм анда 8 гаилә катнашты.

Менә алар – Нәҗибә Харисова (Тирсәнең “Миләүшә“ балалар бакчасы“, Лениза Галимова һәм Зәринә Галәмшина (7нче бакча), Амалия Җиһангәрәева (3нче бакча), Дарина Шамеева (Пеләмеш), Никита Лопатин (9нчы бакча), Илья Рябов (6нчы бакча), Бакирова Екатерина (Бима).

Балалар әти-әниләре белән берлектә гаиләдә сакланучы традицияләрне тәкъдим иттеләр, җырладылар, биеделәр.

  • Бүген без биредә чыннан да районбызының иң талантлы гаиләләрен күрдек. Алар үз балаларында булган сәләтне үстерү өчен зур көч куялар. Бик зур рәхмәт сезгә, дип котлады катнашучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.

Бәйгенең иң талантлы кызы дип Дарина, малае дип Никита билгеләнде. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә зурландылар.     

 

  

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев