Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иж-Бубыйда яшәүче сугыш ветеранына – 99 яшь

Буа районында туып үскән, гомеренең күп елларын әлеге районда уздырган, бүгенге көндә Иж-Бубыйда яшәүче сугыш ветераны Фәрит ага Җамалетдиновка 99 яшь тулды.

Ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев, Иж-Бубый  авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов котладылар.

  • Без сезнең Иж-Бубыйга  кызларыгызга яшәргә кайтуыгызга бик тә сөендек.  Бөек Җиңү көнендә утны-суны кичкән ветеранны котлау, очрашуларга, чараларга алып бирү мөмкинлеге бирә бит бу безгә, – диде Раиф Ваһапов.  

Фәрит ага сугышчан юлын Минскида башлый. Полтава астында әсирлеккә эләгә. 1945 елга кадәр хәрби әсирләр лагерьларында була. 1945 елда азат ителә.

Ветеранның II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, башка бик күп медальләре бар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев