Ринат Вәлиев тугызынчы тапкыр әти булган
Әле күптән түгел генә "бабай" булган Татарстанның атказанган артисты, күренекле музыкант, баянчы, композитор, шагыйрь Ринат Сөләйман улы Вәлиевның 22 март көнне кечкенә кызы туган.
Бу хакта үзенең инстаграмында Рифат Фәттахов яза.
"Якын дустыбыз-якташыбыз, уникаль музыкант Ринат Вәлиев 9нчы (!) тапкыр әти булды, котлыйбыз! Аның кызы, икенче кызы туды. Бу кызчык Ринат Вәлиевның оныгына апа да була бит әле. Бәхетле булыгыз!" - дигән продюсер әлеге фото астына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев