Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте. Аның ялы 2018 елның 26 мартыннан 1 апреленә кадәр булачак, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

 

 Татарстан Республикасы  Конституциясенең 98 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфалары бу чорга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев