“Татмедиа“ җәмгыяте “Язылган өчен – телевизор“ акциясенә кушылырга чакыра
Яшәеш

“Татмедиа“ җәмгыяте “Язылган өчен – телевизор“ акциясенә кушылырга чакыра

“ТАТМЕДИА“ җәмгыяте быел да 2018 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында призлар уйната.

 

Призлары да саллы: төп приз – телевизор, аннан кала цифрлы фотоаппаратлар, юрганнар, бүләк җыелмалары.

Акциядә катнашу өчен “ТАТМЕДИА“ның кимендә өч басмасына алты айга язылып, квитанцияләренең күчермәләрен түбәндәге адрес буенча юлларга кирәк: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт. “Акция“ дигән билге куярга һәм телефоныгызны күрсәтергә дә онытмагыз. Шулай ук электрон почта адресына да җибәрә аласыз: podpiska@tatmedia.com.

Хатлар 20 июльгә кадәр кабул ителә. Призлар 24 августта уйнатыла.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 20 майга кадәр почта бүлекчәләре аша матбугат чараларына ташламалы бәягә язылу дәвам итә. Шул чорда язылып, квитанцияләрегезнең күчермәләрен бәйгегә юлларга киңәш итәбез. Бәхетегезне сынап карагыз. Әбунәчеләребез арасында “ТАТМЕДИА“ бүләкләрен отучылар саны дистәләр белән исәпләнә.

 

Белешмә:

“ТАТМЕДИА“ җәмгыяте басмалары: “Сөембикә“, “Ялкын“, “Салават күпере“, “Казан утлары“,“Гаилә һәм мәктәп“, “Идел“ һәм башка журналлар, “Мәдәни җомга“, “Шәһри Казан“, “Көмеш кыңгырау“ һәм, әлбәттә, “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы. Тулы исемлек белән tatmedia.ru сайтында таныша аласыз.       

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев