Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кем арынган сагыштан

    Чыңгыз Мусин Күп еллар бергә-бергә гомер иткән тормыш иптәшем Мәйсәрәнең якты истәлегенә Күктә болытлар агыла, Читләре киртләч кенә. Дөнья кайгысын беләсең, Башыңа төшкәч кенә. Болытларны җилләр куа, Җил ниятен кем белә? Шуңа, ахры,язмышлар да Төрләнәләр төрлегә. Болытларны җилләр куа, Тик гаме юк болытның. Мин дә дөнья куа идем, Сагышларга юлыктым....

    Чыңгыз Мусин

    Күп еллар бергә-бергә гомер иткән

    тормыш иптәшем

    Мәйсәрәнең якты истәлегенә

    Күктә болытлар агыла,

    Читләре киртләч кенә.

    Дөнья кайгысын беләсең,

    Башыңа төшкәч кенә.

    Болытларны җилләр куа,

    Җил ниятен кем белә?

    Шуңа, ахры,язмышлар да

    Төрләнәләр төрлегә.

    Болытларны җилләр куа,

    Тик гаме юк болытның.

    Мин дә дөнья куа идем,

    Сагышларга юлыктым.

    Мин дә дөнья куа идем,

    Ул миңа тоттырмады.

    Үз эченә сөйрәп алды

    Язмышым упкыннары.

    Хәзер инде күпләребез

    Замана тоткыннары.

    Сабырлыклар бирсен Ходай,

    Кем арынган сагыштан?

    Сагыш бит ул бик күпләрнең

    Бәгыренә ябышкан,

    Язмышына ябышкан.

    Һәркемнең дә үткәне бар,

    Хисләндерә үткәннәр.

    Тик, кызганыч,үткәннәрдә

    Җир куенына киткәннәр

    Кеше китә берәм-берәм

    Ходай язмышы белән.

    Мин безгә тигән гомернең

    Ике килмәвен беләм.

    Кайтарасы килә кайчак

    Яшьлектәге үткәнне.

    Үткән көннәр искә төшеп

    Юксындыра күпләрне.

    Кемнең генә бу гомернең

    Кояшы баемаган.

    Язмыш җиле кемнең генә

    Канатын каермаган,

    Ярыннан аермаган.

    Ноябрь азаклары бу,

    Декабрь башларында.

    Кыш хакимгә күп калмаган

    Гамәлләр башкарырга.

    Күп калмаган җирне түшәп,

    Бураннар ишелергә.

    Шул вакытта җилләр какты

    Йортымның ишегенә.

    Язмыш җиле хәбәр салды

    Мәйсәрәм исеменә.

    Әйтерсең лә давыл керде

    Ишегемнән ишелеп.

    Ул ишектән чыгып китте

    Төп йортына күченеп.

    Ул ишектән чыгып китте,

    Кигәне актан иде.

    Мин утырып карап калдым,

    Бәгырем каткан иде.

    Бергә кичергән гомерләр

    Онытылмый, уйландыра.

    Очрашкан идек тәүге кат

    Өшкөш күл буйларында.

    Алсу яулыктан иде ул,

    Зәнгәр күлмәктән иде.

    Җирдә күпме гүзәллек бар

    Аңа эләккән иде.

    Йөзе көләч иде аның,

    Буй-сыны җыйнак иде.

    Һәр тарафтан һәр бизәкнең

    Төсмерен җыйган иде.

    Тәүге тапкыр бу очрашу

    Китми йөрәк хисеннән.

    Мәхәббәттән исердек без,

    Хушбуй гөлләр исеннән.

    Икәү бергә җитәкләшеп

    Күл буйларын айкадык.

    Бөдрә урман безне зурлап

    Сәламләде чайкалып.

    Гыйшкыбызга шаһит булды

    Иж буе юкәләре.

    Туган җирнең йомшак җиле

    Назлады, иркәләде.

    Бергә гомер кичерүләр

    Җанга сеңгәндер инде.

    Яр буенда бергә яккан

    Учак сүнгәндер инде.

    Тирәндә, бик тирәндәдер

    Бу гомернең серләре.

    Учакта ялкын сүнсә дә

    Җанда ялкын сүнмәде.

    Тик баралмыйм бергә яккан

    Учакны кабызырга.

    Теләмим учак көленә

    Яшемне тамызырга.

    Безнең килгәнне көтәдер

    Иж буе юкәләре.

    Юксынып, янып сагыштан

    Гомерләр үтәр әле.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: