Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ксюша, Света, Алия

    (хикәя) Рәхәт тә соң авылда! Бигрәк тә җәй көннәрендә! Ялан хәтле зур ишегалды, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакча... Ниләр генә үсми ул бакчада: яшелчәсе, җиләк-җимеше дисеңме, һәркайсы, мине өз, мине аша, дигәндәй, авыз суларын китереп, кызыктырып утыра... Иртән шул бакчада сайраган төрледән-төрле кошларның тавышына уянып китәсең. Ә әтәчләре ничек дәртле кычкыра,...

    (хикәя)

    Рәхәт тә соң авылда! Бигрәк тә җәй көннәрендә! Ялан хәтле зур ишегалды, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакча... Ниләр генә үсми ул бакчада: яшелчәсе, җиләк-җимеше дисеңме, һәркайсы, мине өз, мине аша, дигәндәй, авыз суларын китереп, кызыктырып утыра... Иртән шул бакчада сайраган төрледән-төрле кошларның тавышына уянып китәсең. Ә әтәчләре ничек дәртле кычкыра, будильникларың бер кырда торсын! Әтәчтән соң бер-бер артлы сыер, бозау, кәҗә, сарыкларның борылмалы-сузылмалы тавышлары авылны яңгырата. Алар, җыелышып, болынга сусыл яшел үлән ашарга китәләр. Бушап калган ишегалдында үзен генерал сыман хис иткән теге гайрәтле әтәч, берсеннән-берсе матур һәм түгәрәк тавыкларын җыйнап, әйләнә-тирәне айкый башлый, үзенең сөеклеләрен тәмледән-тәмле суалчаннар, бөҗәкләр белән сыйларга керешә.

    Мин менә шундый күңелле җәй көннәрендә авылда торам. Гомумән, мин авылны бик яратам, җәй җиттеме, тизрәк авылыма кайту ягын карыйм. Мин кайтып керүгә тирәмдә бөтерелеп кенә торучы кәкре койрыклы Акбаебыз, бер генә тычкан-кумакны да өй-каралты тирәсенә якын китерми торган Мияубикәбез дә яши әле анда. Кыскасы, саф һавалы, гөлбакчалы, сыерлы, сарыклы, этле, песиле, әтәчле, тавыклы авылым мине җәй саен колачын җәеп каршы ала.

    Быел да, ямьле җәй башында, гадәттәгечә, авылга кайттык. Авыл тормышы безне үзенең юмарт кочагына сыендырды, вак-төяк мәшәкатьләре белән чолгап алды. Шулай күңелле генә яшәп ятканда, тагын бер сөенеч өстәлде: ак тавыгыбыз көртли башлады. Әнием, чебешләр үстерү теләге белән канатланып, аның астына йомыркалар куйды. Чебиләре зур булсын дип, эрерәк йомыркаларны сайлады.

    Мин көн саен түземсезлек белән йомырка эченнән чебиләрнең чыкканын көттем. Иртән йокыдан торып чыгуыма ап-ак тавык тирәсендә сап-сары йомшак йомгаклар тәгәрәшеп йөрүен күз алдыма китереп хыялландым. Көн саен ак тавыгымның хәлен белү гадәтемә керде. Ул гына мине нишләптер аңламый кебек: ябыштырып куйгандай кымшанмыйча, һаман оясында утыра да утыра...

    Сабыр иткән морадына җиткән диләр бит: бер заман чебешләр бер-бер артлы йомыркадан борын төртә башладылар. Барысы өч чеби чыкты. Әткәй аларны бабакайдан калган кара бүреккә салып өйгә алып керде. "Монда аларга әнкәләренең канаты астындагы кебек җылы һәм йомшак булыр," - диде.

    Мин түземсезлек белән көтеп алган чебиләрнең һәркайсына исем куштым: карасын Ксюша, сарысын Света дип атадым. Ә өченчесенә - иң матурына - Алия дип исем бирдем, чөнки аның баш өстендәге сап-сары төрткеләре, нәкъ менә татар кызларының калфакларындагы затлы мәрҗәннәр сыман, кызыл маңгаен бизәп торалар.

    Бабакайның җылы бүрегендә чебешләргә, чыннан да, рәхәт иде: өчесе бер йомгак булып, көне буе йокладылар да йокладылар.

    ...Берничә көннән әни чебиләрне кәгазь тартмага күчерде, җылы булсын өчен, зур лампа куйды: ясалма кояш ясады. Алар көннән-көн матураеп үстеләр. Мин чебиләремә гел чәй, йомырка биреп тордым. Ашаганнарын кызыксынып күзәттем. Кеп-кечкенә, сап-сары томшыклары белән тәлинкәдәге йомырканы тырыша-тырыша чүплиләр. Йөгереп барып, чәй эчеп килгән булалар. Ашап туйгач, куышлы уйнарга яраталар. Очып китәргә әзерләнгәндәй, кечкенә канатларын як-якка җәеп, тартманың бер почмагыннан икенчесенә йөгерешкән булалар. Ксюша аяк асларындагы печән чүбе арасыннан берәр озынрак кипкән үлән сабагы тапса, шунда ук Света килеп җитә дә икенче башыннан кабып ала. Менә китә тарткалашу, көч сынашу. Ә Алия тәртип бозмый, киресенчә, әле берсенең, әле икенчесенең янына йөгереп килеп, йоннарыннан тарткалап, туганнарын үзенчә ачулангандай итә. Кайбер көннәрне Ксюша белән Света янына бөтенләй бармый: үпкәли, ахрысы. Читтәрәк үз көенә чүпләнеп тик йөри.

    Нәни дусларымның уйнаганын күзәтеп, бар дөньямны онытам. Салган чәем суына, абый тәмле конфетларны ашап бетерә.

    ...Тартмага сыймый башлагач, чебиләрне махсус ояга чыгардык. Кояшның ягымлы нурлары астында алар тагын да тизрәк үстеләр. Канатлар чыгып, кикрикләре беленә башлагач кына, без Ксюша, Света һәм Алиябезнең әтәч икәнлекләрен аңладык. Әни дә гаҗәпләнде: "Мин бит чебешләр зур булсын дип, йомыркаларның эреләрен генә сайлаган идем... Алар барысы да әтәч булып чыктылар!" - дип борчылды. Әти белән абый әнидән көлделәр инде: "Нигә олылардан киңәш сорамадың, олы йомыркалар - әтәч, ә ваклары тавык йомыркалары бит", - диделәр.

    Ә мин бөтенләй борчылмадым. Үзем тәрбияләп үстергән әтәчләремне бик яратам. Атна саен, аларны сагынып, авылыма кайтам. Инде зур үскән нәни дусларымны тәмле ярмалар белән сыйлыйм. Ә исемнәрен барыбер үзгәртмәдем мин аларның: сөекле әтәчләремә һаман да, яратып, Ксюша, Света, Алия дип эндәшәм.

    Аидә Исхакова,

    Әгерҗе 4 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: